Литературный архив

Вернуться к списку материалов

clear floats

Якты истәлек

13 гыйнварда "Татнефть" ААҖнең зур залында "Татнефть" ААҖнең Корпоратив китапханәсе" сериясендәге чираттагы китапны тәкъдим итү кичәсе узды. Ул компаниябезнең җиденче генераль директоры Галиев Ринат Гыймаделислам улына багышланган. Исән булса, 13 гыйнварда аңа 70 яшь тулган булыр иде.

Әлеге чарада "Татнефть" ААҖ генераль директоры – әлеге серияне булдыруның инициаторы Шәфәгать Тәхаветдинов, аның урынбасарлары, Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге, Ринат Галиевнең туганнары һәм озак еллар бергә эшләгән кайбер хезмәттәшләре, Социалистик Хезмәт Геройлары катнашты.

Советлар Союзында иң беренчеләрдән булып Әлмәт районын тулысынча газлаштыру, рухи мирасыбызны халыкка кайтару, чишмәләрне сафландыру һәм төзекләндерү, нефтьчеләр башкаласы Әлмәттә һәм көньяк-көнчыгыш төбәгенең башка шәһәр-бистәләренде мөһим социаль-көнкүреш объектлары төзү, төбәгебездәге иҗат әһелләре турында даими кайгырту... Бу игелекле эшләр исемлеген әле тагын да дәвам итеп булыр иде. Боларның барысы да Ринат Галиев исеме белән бәйле. Шунысы сөенечле, ул башлаган игелекле эшләр бүген дә дәвам итә.

Компания генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов билгеләп үткәнчә, Ринат Гыймаделисламович иң авыр чорга туры килдә. Әмма бернинди кыенлыкларга да карамастан, ул үз тирәсенә туплаган булдыклы командасы белән коллективны саклап калды, социаль программаларны тормышка ашыруны дәвам итте. Нәкъ менә ул зшләгән чорда Лондон, ә соңрак Нью-Йорк биржаларында үзенең акцияләрен урнаштырып, Европага гына түгел, бөтен дөньяга үтеп керә алды. 1998 елның кризисыннан да компания зур югалтуларсыз чыга алды.

Тантанада чыгыш ясаган хөзмәт ветераннары Әнәс Гыйматдинов һем Марс Җәләтовлар Ринат Галиевнең үз тирәсендә көчле шәхесләрне туплый алуы турында да искертеп үттәләр.

Китапның авторы – Татарстан Республикасының, атказанган мәдәният хөзмәткере, "Знамя труда" газетасының баш мөхәррире Сәрия Исхакова исә Ринат Гыймаделисламовичның иҗат кешеләре белән даими аралашып торуын, аларның әсәрләре белән кызыксынып торуы хакында иске төшерде. Әйе, иҗат әһелләре аңа чиксез рәхмәтле. Аның башлангычы белән оештырылган "Рухият" фонды төбәгебездә яшәүче күп көнә каләм ияләренең әсәрләрен дөньяга чыгарды, композиторларыбыз исә үзләренең сәнгать әсәрләрен киң катлам тамашачыларга тәкъдим итә алды. Ә "Сандугач сайрар илем" төбәкара балалар иҗаты фестивале күпме яшь талантка канат куйды!

Әлеге китап – яраткан әтиебез турында бәяләп бетергесез истәлек, кыйммәтле ядкәр, диде кызлары Лилия белән Кәдрия. Алар моның өчен "Татнефть" җитәкчелегенә рәхмәт белдерделәр.

Шәфәгать Тәхаветдинов яңа табадан төшкән китапның беренче экземплярларын Ринат Галиевнең туганнарына тапшырды.

Наил Сәхапов
«Хәзинә»

Карта сайта